"Дөрешкәй"театр коллективы гастрольләре

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

30 апрель көнне, "Дөрешкәй" театр коллективы Яр Чаллы шәһәренә "Балакай" (Илгиз Зәйниев) спектакле белән барды.15 нче урта мәктәп укучылары һәм укытучылары артистларны бик яхшы каршы алдылар.

"Дөрешкәй" театры җитәкчесе спектакльнең сәнгать җитәкчесе Дамир Сәмәрханов, Тихоново авыл мәдәният йорты директоры Григорий Галкин белән берлектә спектакль тәмамланганнан соң укучылар белән танып-белү әңгәмәсе үткәрделәр..Балалар наркотикларның явызлык икәнен белделәр. Тормыш алардан башка матур!
"Дөрешкәй" театры 15 нче урта мәктәп директорына, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Николаевнага, җылы кабул итүләре, театрыбыз өчен яхшы сүзләре һәм бүләкләре өчен рәхмәт белдерә.Театр коллективы да буш кул белән килмәгән, чәк-чәк алып килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International