"Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

 Сәйтәк авыл клубы 3 май көнне ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы»Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Георгий тасмасы ветераннарга мөнәсәбәтне символлаштыра, һәм, әлбәттә инде, бу Бөек Ватан сугышы турындагы истәлек, ул Бөек Җиңү символы, рус халкының батырлыгы турында искә төшерү.
Акция нәкъ менә балалар арасында узды, Георгий тасмасы – хәтер һәм Ирек символы һәм аңа сакчыл карау кирәклеген искә төшерде.
Моннан тыш, бу тасма хәрби батырлык һәм дан символы, Бөек Ватан сугышында җиңүнең нинди авырлыклар аша ирешүен хәтерләү, хәзерге вакытта да бу тасма Украинада бара торган вакыйгалар хакындагы фашизм белән көрәшебезнең символы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International