"Фронттан солдат өчпочмагы " исемле хәтер сәгате

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Татар Текәше авыл клубында «Фронттан солдат өчпочмагы»дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Мастер-класста без ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә тыныч күк йөзе, якты тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт йөзеннән котлау хаты яздык.

Хатларга сугышта зур каршылыкларны җиңәргә туры килде. Ләкин зур булмаган өчпочмаклар, казна кәгазендә  язылган конвертсыз хәбәрләр кешеләргә тормышта ярдәм иттеләр, чөнки аларның һәрберсендә ышаныч, өмет, мәхәббәт була. Нәкъ менә җиңүгә ышаныч, дошманның тар-мар ителәчәгенә, туганнарыңа һәм якыннарыңа, туган йортыңа мәхәббәт Җиңүнең озак көтелгән көнен якынайтырга ярдәм итте, ә күпләргә - чиксез авыр шартларда яшәргә  ярдәм итте. Хатлар дәртләндерделәр, гомуми максатка - фашизмны җиңүгә чакырдылар. Фронттан хатлар ул куркыныч вакытта булган барлык сугышлар һәм вакыйгаларның җанлы тарихы булды. Алар үз өлешләренә куркыныч сынау эләккән якташларыбызның рухын һәм характерын ачып җибәрүләре белән дә кыйммәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International