“Рәхмәт сезгә, тыл ветераннары, Җиңү өчен, без сугышны  белмәгән өчен”

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

5 май көнне Тоймә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче һәм авыл җирлеге башлыгы белән берлектә тыл ветераннарын котлау акциясендә катнаштылар. “Рәхмәт сезгә, тыл ветераннары, Җиңү өчен, без сугышны  белмәгән өчен”.

Ветераннарга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау открыткасы, шәһәр хакимиятеннән бүләкләр тапшырылды, котлаулар һәм рәхмәт сүзләре яңгырады, озын гомер һәм сәламәтлек теләделәр. Бер генә ветеран да, тыл хезмәткәре дә бу көнне игътибардан, җылылык һәм кайгыртудан читтә калмады

Тыл ветераннары Галиәхмәтов Минифаяз, Дәүләтшина Рагия, Абзалова Гөлсәрияне котладылар.

Ветераннарны өйләренә барып котлау матур традициягә әверелде. Алар елдан-ел кими бара, һәм без шуны истә тотарга тиеш: без үз тормышлары бәрабәренә безгә озак көтелгән Җиңү китергән кешеләр алдында бурычлы. Без ветераннарга чиксез рәхмәтле. Менделеевск шәһәрендә "9 Май" бәйрәменә чакыру открыткалары, "Менделеевск яңалыклары" газетасына бушлай язылу һәм бүләкләр пакеты барлык ветераннарга хөрмәт һәм ихтирам билгесе буларак тапшырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International