"Хәтер бакчасы" акциясе

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Монай авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан «Хәтер бакчасы " акциясе кысаларында 77 агач утырттылар.

Җиңү көне алдыннан Россиядә «Хәтер бакчасы»халыкара акциясе старт алды. Аның кысаларында бөтен ил буенча Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар истәлегенә агачлар утыртыла. Патриотик акциягә безнең авыл җирлеге дә кушылды.

Монай авыл җирлеге территориясендә барлыгы 77 яңа каен үсентесе барлыкка килде.

Агачлар утыртуда Монай авыл советы, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, авылның актив кешеләре катнашты.

"Хәтер бакчасы" - ул безнең авылны яшелләндерергә генә түгел, ә ата-бабаларыбызның истәлеген саклап калырга да ярдәм итә торган чара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International