15 май-Халыкара гаилә көне. Бу бәйрәмдә туганнар һәм якыннарың белән бергә буласы, бер-береңә җылы мәхәббәт сүзләре әйтәсе, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәсе килә.
Бу көнне балалар әти-әниләрен, әби-бабайларын котлыйлар. Якын кешеләр уңайлы атмосферада җыелып бергә утыруны оештыра.
Бу бәйрәм уңаеннан Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара, балалар белән бергә кәгазьдән эшләнмәләр ясадылар.