15 нче май көнне Абалач мәдәният йорты мәйданында "Гаилә кулчатыры астында" дип исемләнгән уен программасы булып узды. Халыкара гаилә көне уңаеннан әти-әниләр балалар, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән бергә күңел ачтылар.
Гаилә-һәрберебез тормышында иң мөһиме. Гаилә - ул без яраткан, үрнәк алырлык туганнарыбыз һәм якын кешеләребез. Абалач авыл мәдәният йорты һәм китапханә дә үзенә күрә бер гаилә - бәйрәм, күңел ачу, зирәклек һәм белем хөкем сөргән гаилә.
Программа ахырында саф һавада тәмле чәй эчтеләр. Кунаклар өчен чәй чын самавырдан иде, аны китапханәче Лариса Анатольевна эзерләде. Абалач авыл мәдәният йортының мәдәни гаиләсе белән берлектә бу көнне бик күңелле һәм кызыклы итеп үткәрделәр