"Минем гаиләм-минем байлыгым!

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

14 май көнне Халыкара гаилә көне уңаеннан Тойма авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Минем гаиләм — минем байлыгым»дип исемләнгән чара узды.

Алып баручылар театральләштерелгән костюмнарда балаларга һәм кунакларга бәйрәмнең тарихы, гаилә кыйммәтләре, туганнарын һәм якыннарын берләштерүче күркәм традицияләрне саклау турында сөйләделәр. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, " Кем мин сиңа?» викторинасында катнаштылар. Чарада катнашучыларга төрле уеннар, мәкальләр, табышмаклар тәкъдим ителде. Аннары балалар үз гаиләләренең портретларын ясадылар. Барлык гаиләләр һәм кунаклар конкурсларда бик теләп катнаштылар, үсеп килүче буынга ныклы һәм тату гаилә нинди булырга тиешлеген күрсәттеләр, шулай ук өлкәннәр балалардан музыкаль бүләкләр кабул иттеләр. Чараның төп максаты: гаилә абруен, рухи һәм гаилә кыйммәтләрен торгызу, гаиләдәге тынычлыкның гаилә әгъзаларының иминлеге, бәхет һәм сәламәтлек өчен төп шарт булуын күрсәтү иде. Күңелле музыка бәйрәм атмосферасына кушылып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International