15 май көнне Сәйтәк авыл клубында гаилә көненә багышланган «Гаилә салават күпере» дип исемләнгән балалар өчен күңел ачу чарасы булып узды.Гаилә - һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Һәр гаилә искиткеч һәм кабатланмас.
Балалар үзләренең әниләре һәм әтиләре турында яратып сөйләделәр, үзләренең талантларын ачтылар: мультфильм геройларын атадылар, Шалкан әкиятен импровизацияләделәр, "Иң сөйкемле һәм җәлеп итүчән", "Музыкаль сәхнә", "Смайликлар "уеннары уйнадылар.
Чарада балалар гаилә кыйммәтләре турында мәкальләр белделәр, җырлар тыңладылар.