Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган Сито-рю каратэдо көнчыгыш бергә-бер көрәше буенча Чемпионат һәм Беренчелек узды

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

2022 елның 14 маенда "Батыр" спорт сараенда Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган Сито-рю каратэдо көнчыгыш бергә-бер көрәше буенча  ТР Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Анда Казан, Буа, Әгерҗе, Менделеевск, Яр Чаллы, Тукай районы, Түбән Камадан 7 команда катнашты.

Сәламләү сүзе белән Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Фәизов Рашат Әнвәр улы, Каратэдо Сито-рю Федерациясе Президенты, Кобудо, пычак ату буенча Лисютин Сергей Иванович чыгыш ясады.

Көрәш нәтиҗәләре буенча гомумкоманда урыннары түбәндәгечә билгеләнде::

1 урын-Ижевск

2 урын- Түбән Кама

3 урын -Менделеевск

Тренер Лисютин Сергей җитәкчелегендә безнең спортчылар җиңүгә зур өлеш керттеләр һәм 17 медаль яуладылар.

Менделеевск муниципаль районы җитәкчесе Беляев Радмир Илдар улына, шулай ук С.Гассар исемендәге мәдәният йорты директоры Латыпова Ләйсән Равил кызына, "Кристалл «бию төркеменә, вокалчы һәм алып баручы Комарова Маринага,  "Батыр" спорт мәктәбе хезмәткәрләренә  зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International