"Наше время-Безнең заман» ТР эшче яшьләр иҗатының X ачык республика телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.02.2022 елның 4 февралендәге  161-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, яшь белгечләрнең иҗади потенциалын ачу максатыннан, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» Татарстан Республикасы эшче яшьләренең X ачык республика телевизион фестивалендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.

Фестивальдә җитештерү тармаклары, сервис һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары хезмәткәрләре катнаша ала.

Фестивальдә катнашучыларга карата таләпләр һәм аны оештыру турындагы башка нигезләмәләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Наше время - Безнең заман «Татарстан Республикасы эшче яшьләренең ел саен уздырыла торган ачык республика телевизион фестивален үткәрү турында»2016 елның 9 июнендәге 386 номерлы карары белән билгеләнгән.

Фестивальнең сайлап алу этаплары сентябрь аеннан октябрь аена кадәр узачак һәм Әлмәт, Түбән Кама, Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә дүрт зона сайлап алу этабын, суперфинал һәм гала-концертны үз эченә алачак.

Фестивальдә катнашу өчен, агымдагы елның 15 сентябренә кадәр Фестиваль сайтында гариза бирергә кирәк. www.bzzm.ru к

Фестиваль турында барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган https://mpt.tatarstan.ru/ezhegodniy-otkritiy-respublikanskiy-televizionniy.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International