Менделеевск спортчылары конкур буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында һәм Беренчелегендә призлы урыннар яуладылар

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 15 маеннан 18 маена кадәр Казанда конкур буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Анда Татарстаннан гына түгел, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия, Марий Эл Республикаларыннан, Киров, Самара, Ульяновск өлкәләреннән 100 дән артык спортчы катнашты.

«Фаворит» ат спорты мәктәбе данын Нефедова Алинә, Штенникова Амелия, Шилаева Карина якладылар.

10 нчы маршрутта (115 см) Нефедова Алинә Кофейка кушаматлы атта 1 нче урынны яулады.

6 нчы маршрутта (110 см) Нефедова Алинә Кофейка  кушаматлы атта 2 нче урынны яулады.

2 нче маршрутта (105 см) Нефедова Алинә Кофейка кушаматлы атта 3 нче урынны яулады.

1 нче маршрутта (90 см) Штенникова Амелия Алтын кушаматлы атта 3 нче урынны алды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм спортчыларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International