Бүген В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасы төзелүгә 100 ел тулды. 19 май көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Пионер учакларының ялкыны"дип исемләнгән искә алу кичәсе узды.Пионер чакларын — Тимурчылар һәм «Аҗаган» командаларын, беренче җиңүләрнең тәмен һәм беренче лидерлык үрләрен искә төшерделәр. Пионериянең бер гасырлык юбилее - күңел һәм йөрәкнең онтылмаслык бәйрәме. Теләүчеләр өчен мастер-класслар үткәрелде. Кунаклар заманча пионер значогы, газетадан пилоткалар һәм фуражкалар ясарга өйрәнделәр. Без барыбыз бергә «Пионер – барлык илләрдәге хезмәт ияләренең пионерларына һәм балаларына " дигән стенд ясадык. Кунаклар шулай ук поход шартларын күрделәр: палаткалар, пионер учагы янында җырлар җырладылар. Бәйрәм кичәсе ахырында пионер учагы янында гомуми җыен үткәрелде, теләүчеләр истәлеккә фотога төштеләр.