21 май көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Минем яраткан хайваным"дип исемләнгән фотокүргәзмә үткәрелде.Һәр безнең тормышта хайваннарның зур урын алып торуын яхшы аңлый. Алар акыллы, тормышыбызга шатлык алып килә. Әмма иң мөһиме, бу-тугрылыклы кардәшләребез.
Балалар әти-әниләре белән бергә фоторәсемнәр алып килделәр, үзләренең яраткан хайваннары турында бик теләп сөйләделәр. Фотокүргәзмә матур тематик килеп чыкты. Бу "Минем яраткан хайваным" фотокүргәзмәсе балаларга шатлык һәм иҗат нәтиҗәләреннән канәгатьлек алып килде.