"Дөрешкәй" театр коллективы Камайда

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

21 май көнне "Дөрешкәй" театр коллективы Менделеевск районының Камай авылына "Балакай" (Илгиз Зәйниев) спектакле белән килде.

Кунаклар һәм Камай халкы артистларны бик җылы каршы алды. Аягүрә басып көчле алкышлар, яхшы сүзләр -  спектакльгә тамашачыларның реакциясе шундый иде. Бу артистлар өчен зур бүләк!

"Дөрешкәй" театры җитәкчесе Гөлнара Гайфетдинова, спектакль тәмамланганнан соң, мәктәп яшендәге балалар белән танып-белү әңгәмәсе үткәрде.Балалар наркотикларның явызлык икәнен белделәр. Тормыш алардан башка бик матур!

Спектакльдән соң Камай авыл мәдәният йорты директоры Лилия Рәхимова чыгышларга югары бәя бирде, җылы сүзләр әйтте һәм театрга уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International