Пионериянең 100 еллыгы

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

21 май көнне Бәзәкә авыл мәдәният йортында Пионериянең 100 еллыгына багышланган бәйрәм булып узды.Чарада район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Макаров К.Г., Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Кашафетдинов И. И., ТР югары мәктәбенең  атказанган хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Таҗиев С. Ф. һәм башкалар катнашты. Өлкән буын укучыларга пионерлар хәрәкәте турында сөйләде. "Ялкын" бию төркемендә катнашучылар кунакларга үзләренең "Бескозырка белая" биюен бүләк иттеләр. Укучылар шигырьләр укыдылар һәм "Кәрия - Зәкәрия"бию композициясен күрсәттеләр. Барысы бергә пионер җырларын башкардылар. Чара тәмамланганнан соң балаларга туңдырма тараттылар, ә кунаклар чәй эчтеләр.
Барысы да җылы шартларда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International