Язгы кыр эшләрен уздыру торышын өйрәнү максатыннан район җитәкчесе Радмир Беляев авыл хуҗалыкларын йөреп чыкты.
Алар арасында маршрут буенча беренче булып Сәлимов КФХ булды, әлеге хуҗалык ташландык җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү буенча эш алып бара. Район җитәкчесе тарафыннан июнь уртасына кадәр барлык басуларны тиешле тәртипкә китерү һәм чәчү өчен әзерләү бурычы куелды. Аннары делегация «КолхозКама» ҖЧҖендә булды, әлеге предприятие сабан культураларын чәчүне төгәлләде. Бүгенге көндә кукуруз чәчү бара. 200 гектар җир чәчү планлаштырыла. Радмир Беляев«КолхозКама» ҖЧҖ эшен югары бәяләде, шул ук вакытта минераль ашламалар чыгару күләмен арттыру бурычын куйды.
Аннары Смирнов КФХ басуларында булдылар. Биредә терлек азыгы әзерләү өчен берьеллык үләннәр чәчү эшләре бара. Смирнов КФХ кырларын карау барышында Радмир Илдар улы берничә ел элек бирелгән ташландык участокларга да игътибар итте, әмма әлегә кадәр анда эшләр башкарылмый-әлеге җирләрне әйләнешкә кертү, шулай ук минераль ашламалар күләмен арттыру бурычы тора. Аннары маршрут буенча Нигъмәтҗанов КФХ юл тоттылар, район җитәкчесе чәчү сыйфатын югары бәяләде. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Радмир Илдар улыннан минераль ашламалар сатып алуда ярдәм сорады,район җитәкчесе инициативаны хуплады һәм «Аммоний» АҖ бөртекле культураларны тукландыру өчен 500 тонна аммиак селитрасы бүлеп бирергә әзер, дип билгеләп үтте. Радмир Илдарович аларның эшен бик югары бәяләде һәм кырларда эшләүче алдынгы механизаторларны һәм машина йөртүчене Мактау грамоталары белән бүләкләде, язгы кыр эшләренә югары сыйфатлы әзерләнүләре өчен рәхмәт белдерде.
Алга таба Мәхмүдов, Васильев, Әхмәдов крестьян-фермер хуҗалыклары белән очрашу узды, анда хуҗасыз объектларга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде һәм әлеге фермерларга тапшырылды. Район җитәкчесе авыл җирлеге башлыгын, район башлыгының эшлекле активлыкны арттыру буенча ярдәмчесен һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгыннан әлеге мәсьәләгә ярдәм итүләрен сорады. Аннан соң безнең районның алдынгы фермеры булган Алиев крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар. Радмир Беляев хуҗалык инженерына техниканы язгы кыр эшләренә яхшы әзерләгәне өчен Мактау грамотасы тапшырды. Шулай ук хуҗасыз объектларны рәсмиләштерү, эшкәртелмәгән җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү буенча йөкләмәләр бирелде. Бүгенге көндә район буенча чәчүлекләрнең 70% тан артыгы чәчелгән, бу 18 чәчүлек җиренең 13 000 гектарын тәшкил итә. Чәчү эшләрен тулысынча тәмамлауга берничә көн кала.