"Нәрсә ул җәй?"

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

25 май көнне Сәйтәк авыл клубы мөдире  балалар белән җәйге чорда куркынычсызлык турында «Нәрсә ул җәй? " дип исемләнгән  әңгәмә үткәрде».Тиздән җәйге каникуллар башлана, ә җәй — менә дигән ял вакыты: күңелле уеннар, урманга бару, су коену һәм  кояшта кызыну. Шул ук вакытта җәй-суда, урманда, пляжда, спорт һәм балалар мәйданчыкларында куркыныч янаган вакыт, бигрәк тә бу кече мәктәп яшендәге һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кагыла.
Җәен куркынычсызлык темасына укучыларга аерым игътибар бирергә кирәк. Җәйге каникулларда урамда һәм суда  куркынычсызлык кагыйдәләрен белү бик мөһим. Гап-гади кагыйдәләрне үтәү сәламәтлекне, хәтта тормышны саклап калырга ярдәм итәчәк. . Шулай ук бөҗәкләр тешләүдән ничек сакланырга кирәклеген белергә кирәк.
Әңгәмәләр саклык, үз тормышың һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышы өчен җаваплылык, игътибарлылык тәрбияләү өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International