Тиздән көтеп алынган каникуллар җитә! Һәр укучы тормышында шундый истәлекле вакыйгага кадәр нибары берничә көн вакыт калды. Бу соңгы көннәр иң авыр һәм озын булып тоелды. Шуңа Күрә Абалач мәдәният йортында бүген балалар өчен " Ура! Каникуллар!" исемле күңел ачу программасы узды. Мәктәптән соң ял итәргә дә була! Бию сөючеләрне күңелле дискотека көтәчәк, ә биергә яратмаган кешеләр өстәл уеннары уйнап ял итә алачаклар. Алда җәй, димәк, Абалач мәдәният йортында биюләр һәм уеннарның чиге булмаячак!