Менделеевскида виртуаль концерт залы ачылды

2022 елның 27 мае, җомга

Мондый концерт заллары бөтен Татарстанда ун.

Зал «Мәдәният» Федераль проекты кысаларында «Цифрлы Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килде. Тиздән китап укучылар һәм китапханәгә килүчеләр танылган коллективларның һәм солистларның онлайн һәм видеоязма режимында концертларын карый алачак. Проектны тормышка ашыруга гариза ике ел элек бирелгән иде, ә быел китапханә командасы җиңүче булды. Алга таба өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм шәһәрнең башка коллективлары белән актив хезмәттәшлек итү, шулай ук шәһәрлеләр өчен төрле чаралар һәм күрсәтмәләр үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International