Балалар өчен куркынычсыз җәй

2022 елның 27 мае, җомга

Җәй җитә, Җылы кояшлы көннәрдә балалар күбрәк вакытны урамда уздыралар. Шуңа бәйле рәвештә, сезгә җәйге чорда юл куркынычсызлыгының кайбер кагыйдәләре турында искә төшерәсе килә.

Безнең шәһәрдә яшел үсентеләр күп, шул исәптән йорт подъездлары янында да. Агачлар һәм куаклар юл "капкыннары" санала, чөнки алар юлны тулысынча күрүне каплый Бала подъездан чыккач, куркыныч янамавына инанырга тиеш. Әгәр подъезд янында автомобильләр яки агачлар, куаклар үсә икән, моңа игътибар итәргә, туктарга, як-якка карарга һәм якынлашып килүче транспорт бармы -юкмы икәнлеген билгеләргә кирәк. Кыскасы, юлда гына түгел, ишегалдында да куркынычсызлык тәртип күнекмәләре-ул бик мөһим. 

Җәй - ул яллар, табигатькә, дачага, башка шәһәргә бару вакыты. Ә ул иң гади кагыйдәләрне үтәүдән башлана: машина йөртүче һәм пассажирлар куркынычсызлык каешларын эләктерергә, 12 яшькә кадәрге балаларны йөрткәндә, баланың яшенә һәм авырлыгына туры килә торган балалар өчен тотып тору җайланмасын кулланырга тиеш. Һәрвакыт куркынычсызлык каешларын эләктерегез һәм балага нигә моны эшләргә кирәклеген аңлатыгыз. Әгәр бу кагыйдә автомат рәвештә сезнең тарафтан үтәлә икән, ул баланың куркынычсызлык каешын эләктерү гадәтен формалаштыруга ярдәм итәчәк.

Җәмәгать транспортында барганда шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Транспорт чарасын тукталышта көтеп, баланың кулыннан тотып торыгыз,  Транспорт чарасына утырганда беренче булып бала, аның артыннан олы кеше керә. Чыкканда-киресенчә. Якын-тирәдә җәяүлеләр юлы юк икән, транспортның ераграк китүен көтегез һәм юлның ике яктан да да яхшы күренеп торган урынына күчүен көтегез.

Сез һәрвакыт балагыз өчен тыныч булсын, һәм ул үзен ышанычлы итеп тойсын өчен, Сезгә киңәш итәбез:

- балагызга һәр көнне төп юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерегез;

- беркайчан да бала барында хәрәкәт кагыйдәләрен бозмагыз;

- йөрү өлешен чыкканда баланың кулыннан тотыгыз;

- юлда йөрергә, сак һәм игътибарлы булырга, якын килүче транспорт алдыннан юлны беркайчан да узмаска өйрәтегез;

- аны җәяүлеләр юлларыннан, светофорның яшел сигналына гына чыгарга өйрәтегез;

- балагызга юлда уйнарга рөхсәт итмәгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International