Ел саен үткәрелә торган «массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча журналистлар конкурсы» на гаризалар кабул итү башланды.
Конкурс биш номинация буенча үткәрелә: «Республика массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы публикациясе», «Муниципаль ММЧның иң яхшы публикациясе», «Иң яхшы телевизион проект», «Иң яхшы радио – проект», «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы сайты» (соңгы номинация, коллегалар, күбрәк сезгә). Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм Рәхмәт хатлары, шулай ук акчалата премияләр белән бүләкләнә.
Гаризалар электрон почта аша кабул ителә Alsu.Giranova@tatar.ru 2022 елның 5 июненә кадәр.