27 майда илебездә Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора. Тойгуҗа авыл китапханәсендә Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган «Китапханәгә мәхәббәт белән» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде.
Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Чара барышында укучылар үзләренең шигырьләрен укыдылар, китапханәчене һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Китапханәләр көне-ул һөнәри бәйрәм генә түгел, ә бу һөнәрнең мөһимлеген тану да.