Китапханәләр көне

2022 елның 27 мае, җомга

Элек-электән белемнәрне телдән-телгә  тапшырганнар.   Китап озак гасырлар буена белем саклаучысы булды. Әмма китапларны да сакларга, укучыларга кирәкле белем табарга, аны әйтә тапшыра кирәк. Китап һәм белемне тапшыручы кем соң? Әлбәттә, китапханәче!

Бүген 27 май көнне китапханәчеләр  үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Абалач авылы балалары мәдәният йорты директоры белән берлектә үз китапханәчесен дә котладылар.

Менә шундый картинаны пластилиннан балалар үз куллары белән бүләккә ясадылар. Лариса Анатольевна 20 елдан артык безнең авылда китап белемнәрен тапшыра, балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм итә. Дан һәм хөрмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International