"Минем Татарстан – минем команда!» тренингы

2022 елның 27 мае, җомга

26-27 май көнне С. Гассар исемендәге мәдәният йортында муниципаль хезмәткәрләр өчен укулар узды. "Минем Татарстан – минем команда!»

Укулар Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасы буенча узды. Мондый тренинглар дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри компетенцияләрен үстерүдә ярдәм итә. Кешеләр белән эшләү сәбәпле, даими рәвештә үсәргә кирәк. Бу укулар республика өчен башлангыч булды һәм алга таба да мондый укулар башка төбәкләрдә дә узачак.

Менделеевск районы КФУның дәүләт һәм муниципаль идарәсе югары мәктәбе директоры Игорь Приваловка, сертификацияләнгән коуч-тренерларга кызыклы уку көннәре  мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт сүзләрен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International