"Исәнме җәй-ура-каникуллар"уен программасы

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Көтеп алынган җәй җитә. Ул инде бусагада. Барысы да җылыны, ялны көтә. Җәй - ул уеннар, коену, тәмле җиләк, сәяхәт. Әмма ата-аналар өчен сәламәтлек турында кайгырту, баланың үсеше, куркынычсызлык җәй көне дә иң мөһим булып кала бирә.29 май көнне Енабердино мәдәният йорты хезмәткәрләре "Исәнме җәй-ура-каникуллар" исемле уен программасы оештырдылар. Безнең чараның максаты-балаларны тормыш иминлеге кагыйдәләре белән таныштыру, ут белән сак эш итү, балаларның сәламәтлеген табигый факторлар: һава, кояш, су аша ныгыту. Төрле уеннар уздырдык, катлаулы хәлләрдә бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәндек. Соңыннан барлык катнашучыларга җәйге куркынычсыз каникуллар турында белешмәләр таратылды. Һәм бу юнәлештә чара аларга күңелсезлекләр, куркыныч хәлләрне булдырмаска ярдәм итәр һәм яхшы нәтиҗәләр китерер дип өметләнәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International