Бөтендөнья тәмәкесез көн

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

31 майда ел саен Бөтендөнья тәмәкесез көн билгеләп үтелә. Тәмәке тарту кеше гомерен 19-23 елга кадәр киметә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен тәмәке тартудан дөньяда 5 миллионнан артык кеше үлә. Россиядә ел саен тәмәке тарту 220 мең кешенең гомерен өзә.

Шул уңайдан 28 май көнне Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Тәмәке  үтерә" дигән әхлакый сәгать үткәрелде. Чара барышында мәдәният йорты директоры хәзерге вакытта тәмәке тарту халыкның барлык зарарлы гадәтләреннән иң таралганы булуын сөйләде. Никотин-тәмәке тартучының үзенә генә түгел, тирә-юньдәгеләргә дә зыян сала торган иң куркыныч агуларның берсе. Чара барышында кунакларга тәмәке тартуның зыяны турында мәгълүмат белән китап битләренә кыстыру җайланмалары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International