Менделеевск районының кайбер крестьян-фермер хуҗалыклары чәчүлек мәйданнарын ташландык җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү юлы белән киңәйтә.
Июнь уртасына яңа кырларны чәчү өчен әзерләргә планлаштыралар. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Радмир Беляев сөйләде. Төп эшләр яхшы темпта бара, чәчү эшләре тәмамланганчы берничә көн кала, 18 мең гектарның 17 000 гектары чәчелгән инде.
"Гомумән алганда, һава торышы җирне дым белән туендырды. Исегезгә төшерәбез, узган ел корылык булды. Бүген безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яхшы уңышка өметләнеп, язгы кыр эшләре барышында барлык технологик операцияләрне сыйфатлы итеп башкарып чыгуга зур көч куялар. Аларга уңышлар һәм яхшы уңыш телибез!» - дип нәтиҗә ясады Беляев.