"Библиотека төне-2022"Бөтенроссия акциясе

2022 елның 31 мае, сишәмбе

30 май көнне Тойма авыл китапханәсендә мәдәният йорты директоры белән берлектә "Библиотека төне - 2022"дип исемләнгән   бөтенроссия акциясе үткәрелде.

Россия территориясендә бу акция 11 нче тапкыр уза. Акция Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган. Китапханәче һәм мәдәният йорты директоры «Халкымның күңел бизәкләре»дигән темага иҗади сәгать үткәрделәр. Бу темага китаплар күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче татар милли бизәкләре турында сөйләде, чигелгән сөлге күрсәтте. Сөлге-бердәм татар гаиләсе, Сабан туенда бәйрәм йолалары символы, туйларда сөлгеләр бүләк итеп бирелгән. Татар халкының мәдәнияте бик кызыклы. Чарада катнашучылар ансат кына катлаулы сорауларга җавап бирделәр, милли ризыкларны белделәр, борынгы җырларны җырладылар. Келәм бизәү буенча мастер-класс бик кызыклы үтте. Чара ахырында   татар ашлары белән чәй эчү оештырылды. Китапханәдә" Библиотека төне-2022 " җылы, дустанә шартларда узды, киләчәккә яхшы кәеф калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International