Борынгы риваятьләр

2022 елның 31 мае, сишәмбе

28 майда илнең төп мәдәни вакыйгаларының берсе булды - унберенче тапкыр «Китапханә төне» Бөтенроссия акциясе узды.  2022 ел Россиядә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Нәкъ менә шуңа күрә ел саен үткәрелә торган акцияне оештыручылар "Гореф-гадәтләр турында"  дигән гомуми тема астында "Китапханә төне" үткәрергә һәм Россиянең һәр аерым халкы гореф-гадәтләрен һәм мирасын саклауга һәм яңадан аңлауга аерым игътибар бирергә булдылар. Бу акция кысаларында 27 май көнне Татар Чаллысы китапханәсенә «Борынгы риваятьләр" дип исемләнгән  китапханә турниры узды.

Балалар барлык сынауларны да актив үтеп, Россия халыкларының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын белүләрен тикшерделәр. "Әкият аланында" рус халык әкиятләре буенча пазллар җыйдылар, тылсымлы чүлмәккә яшерелгән милли ризыкларны белделәр, тартмада имән астына  куелган кызыклы борынгы предметларны таптылар. Әмма иң кызыклысы һәм катлаулысы «Табышмаклар тулы чемодан" булды, анда төрле халыкларның табышмаклары җыелган иде. Ә соңыннан, элекке рус йоласы буенча, кадерле кунаклар юлга үзләре белән баллы күчтәнәчләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International