Динем – ислам, милләтем – татар

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Татар китапханәсендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлап, “Динем – ислам, милләтем – татар” дигән тематик кичә үткәрелде. Кичәгә  “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр җыелды.

Китапханәче Гөлназ Хафизова тарихи сәхифәләр, риваятьләр, күргәзмә белән таныштырды. Гөлниса Евдокимова, Гөлсем Фардееваматур шигырьләрен укып, истәлекләр белән бүлештеләр. Фәимә Вахриева яулык бәйләү серләренә төшендерде, дини гыйлем белән уртаклашты. “Ядкарь”леләр җылы аралашып, мөнәҗәтләр тыңлап, күңелләре баеп кайтып киттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International