Ялгыз ата-аналар Россия Пенсия фондында 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга, 16 яшьлекләрне дә кертеп, пособие рәсмиләштерә ала. Айлык пособие күләме 5216,50 сум (Татарстан Республикасында балаларга яшәү минимумының 50 %). Бу ата-аналарга дәүләт ярдәменең адреслы чарасы. Түләүгә 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларны берүзе тәрбияләүче һәм 10 756,0 сумнан артмаган керемгә ия ата-аналар хокуклы (Татарстан Республикасында бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумы). Түләү бердәнбер ата-анага билгеләнгән (ягъни икенчесе үлгән, хәбәрсез югалган, туу турындагы таныклыкка язылмаган). Шулай ук пособие алучылар категориясенә алимент түләү суд тарафыннан билгеләнгән балаларның ата-аналары яисә башка законлы вәкилләре керә. Ятим балаларга, әгәр алар тулысынча дәүләт тәэминатында булмаса, түләү алырга мөмкин. 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге, 16 яшьлекләрне дә кертеп, берничә баласы булган тулы булмаган гаиләләргә пособие һәр балага түләнә.