Татарстанда Пенсия фонды һәм бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил беренче тапкыр үзара ярдәм итешү турында килешүгә кул куйдылар​

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец социаль тәэминат өлкәсендә һәм мәгълүмати-аңлату сәясәте өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт тарафыннан яклау гарантияләрен тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Килешү татарстанлыларны хокукый агарту һәм югары иҗтимагый әһәмияткә ия яки массакүләм характердагы мәсьәләләрне хәл итү өлкәсендә алга таба хезмәттәшлеккә этәргеч бирә. Килешү кысаларында хокук бозуларны булдырмас өчен яки аларга мөмкин кадәр тиз арада йогынты ясау өчен уртак чаралар каралган.

"Имзаланган документ нәкъ менә хәзер, балалар белән гаиләләргә дәүләт ярдәме буенча масштаблы чаралар – бер тапкыр бирелә торган һәм ай саен бирелә торган пособиеләр һәм түләүләр – гамәлгә ашырыла, һәм безнең ведомстволар арасында мәгълүмат алмашуны кәгазьдә генә түгел, яңа цифрлы платформаларда да тизләтергә мөмкинлек бирә. Ышанам ки, безнең хезмәттәшлек барлык төп юнәлешләр буенча да үсәчәк», – дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International