1 июнь көнне Тихоново китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм үткәрделәр.
Чараның максаты-балаларда бала хокуклары турында белемнәрне формалаштыру иде. Балалар әкиятләргә иллюстрацияләр карадылар, аларның исемнәрен билгеләделәр һәм төп геройларның хокуклары бозылган әкиятләрдә сүз нинди хокуклар турында барганын бергәләп уйладылар. Барлык катнашучылар да фикер алышуда зур кызыксыну белән катнаштылар һәм сорауларга җавап бирделәр.