Пенсия фонды яшәү минимумының артуына бәйле рәвештә өч пособие түләүне арттырачак

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июньнән яшәү минимумын индексацияләүгә бәйле рәвештә, гаиләләргә өч айлык пособие арта: тулы һәм тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен 8 яшьтән 17 яшькә кадәр булган балаларга түләүләр, шулай ук йөкле хатын-кызларга түләү.

Пособиеләр суммасы яңа яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә. Аның артканнан соң йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан хатын-кызларга түләү Татарстан буенча аена 6,4 мең сумга кадәр артачак (эшкә яраклы өлкән кешенең 50% ы). 8-17 яшьлек балаларның ата-аналары, үзләренә билгеләнгән пособие суммасына карап (50%, 75% яки 100%) июнь аеннан аена уртача 5,7 меңнән 11,4 мең сумга кадәр акча алачак.

Беренче булып яңа арттырылган күләмдә түләүләрне июнь аенда пособие рәсмиләштерүче ата-аналар алачак. Барлык  июнь аенда рәсмиләштерелгән пособие  югары күләмдә булачак. Июнь аена кадәр түләнгән ата-аналар аларны июль аенда яңа күләмдә алачак.

«Яшәү минимумына бәйле түләүләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк. Пособиеләрне һәм түләүләрне яңадан исәпләү өчен өстәмә гаризаларны бирү таләп ителми", - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча РПФ идарәчесе Эдуард Вафин.  

Моннан тыш, июнь аеннан эшләмәүче пенсионерларга барлык социаль түләүләр, иминият һәм социаль пенсияләр, үткәрелгән индексацияне исәпкә алып, 10% ка түләнәчәк.  Пенсияләрне арттыру Татарстанның 900 меңнән артык эшләмәүче пенсионеры: картлык, инвалидлык буенча пенсияләр алучыларга, шул исәптән инвалид балаларга, шулай ук туендыручысын югалту уңаеннан пенсия алучыларга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International