Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге искә төшерә, хәзер барлык басыла торган материаллар РПФның рәсми сайтында www.pfr.gov.ru гражданнарга укырга гына түгел, тыңларга да мөмкин. Бу бигрәк тә начар күрүчеләр өчен һәм электрон җайланманың текстын кабул итү кыен булган кешеләргә кирәк.
Сайттагы текстны яңгырату өчен:
– "начар күрүчеләр өчен" дигән менюны ачарга. Моның өчен битнең өске өлешендә «АА»га басыгыз,
кызыксындырган текст фрагментын аерып алырга (билгеләргә);
– «Торгызырга» дигән кнопкага басарга (►).
Тавыш ассистенты күрсәтмәләрне туктатырга һәм бүлеп бирелгән текстны яңадан тыңларга мөмкинлек бирә, яңалыклар яки тематик мәкаләләр, шулай ук кыска текстлар (сайтның бүлекләре исеме, битләр менюсы һ.б.) яңгырый.
Кайбер очракларда компьютерда урнаштырылган браузер яки антивирус тавыш ассистентының эшен блокларга мөмкин. Моның өчен браузер һәм антивирус көйләүләрен дөрес итеп куярга кирәк, мәсәлән, пенсия фонды сайты өчен чыккан тәрәзәләрне ябарга кирәк.
РПФ сайтында сервислардан һәм дәүләт хезмәтләреннән файдаланыгыз һәм пенсия һәм социаль тәэмин ителеш турында иң актуаль мәгълүмат алачаксыз.