Менделеевскида велосипед спортына старт бирелде

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Балаларны яклау көне уңаеннан велоузыш узды, анда төрле яшьтәге 400 дән артык кеше катнашты.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев җитәкчелегендәге велосипедчылар колоннасы шәһәрнең төп урамнары буйлап үтте. Катнашучыларның иминлеген саклап Менделеев районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре дә озата барды. Барлык балаларга да бушлай туңдырма тараттылар. Соңыннан шәһәр сәхнәсендә Менделеевск иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Быел "Аммоний" АҖ ярдәме белән боҗралы велоюллар проекты гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта Фомин урамында эшләр бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International