Җәйге каникуллар - ул балалар өчен һәрвакыт көтелгән бәйрәм. Әмма җәй башы балалар каникулларының башы гына түгел. 1 июнь - Балаларны яклау көне, балачак бәйрәме, өлкәннәрне балалар турында кайгыртырга, кечкенә кеше проблемаларына игътибарлырак булырга өйрәтә. Бу көнне Камай мәктәбе территориясендә китапханәче педагоглар белән берлектә, мәктәп яны лагере балалары өчен “Күңелле каникуллар” дигән уен программасы үткәрделәр.
Чараны алып баручылар балаларны бәйрәм белән котладылар, спорт, әкият, танып белү конкурслары үткәрделәр. Аннары китапханәче балалар бакчасы чарасында катнашты. Балалар бик теләп хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Әкият геройларын таныдылар. Көлү, елмаю, балаларның бәхетле йөзләре чараны озата бардылар. Балалар конкурсларда бик теләп катнаштылар һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр.