1 июньдә каникуллар башланды. Әмма иң мөһиме шул, бу көнне - балаларны яклау көне. Бөтен дөнья буенча бу бәйрәмгә багышланган чаралар уза. Балалар бит безнең өчен иң мөһиме. Абалач авыл мәдәният йорты да читтә калмады. Бәйрәм ике этапта узды. Иртән Абалач китапханәсе мәктәп белән берлектә балаларның күңелен уен программасы белән күтәрде, ә төшке аш вакытында авыл балалары өчен "Робинзонада" квест-уены үткәрелде. Катнашучыларның һәркайсы туристлык киртәләрен узарга һәм баллы сый алырга тиеш иде. Балалар бик күңелле, дәртле итеп биремнәрне үтәделәр. Туристлык төеннәрен һәм җиһазларының ни өчен кирәклеген белделәр. "Робинзонада" уздыруда ярдәм һәм җиһазлар белән тәэмин иткән өчен балалар иҗаты үзәге педагогы Копосов Дениска рәхмәт белдерәбез.