Балачак илендә

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

1 июньдә Тойгуҗа авыл китапханәсендә Бөтендөнья балаларны яклау көненә “Балачак илендә” дигән уен программасы узды.

Нәниләр әкиятләргә багышланган “Могҗизалар кыры”нда рәхәтләнеп катнаштылар: әкиятләрнең, әкият геройларының исемнәрен искә төшерделәр,  монда аларга «Әкият патшалыгы - зирәк дәүләт» күргәзмәсендәге китаплар ярдәм итте. Һәр актив катнашучы балалар баллы призлар алды. Соңыннан китапханәче нәни укучыларына җәй көне китапханәне онытмасыннар, һичшиксез укысыннар, дип искәртте, һәм ул вакытта җәйге каникуллар күңелсез түгел, ә кызыклы үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International