«Балачак бәйрәме» күңел ачу кичәсе

2022 елның 3 июне, җомга

Балаларны яклау көне-якты, кояшлы бәйрәм.  Ул юкка гына җәйнең беренче көнендә билгеләп үтелми. 1 июнь көнне Сәйтәк авыл клубында «Балачак бәйрәме»дип исемләнгән күңел ачу кичәсе узды.Балалар барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар, табышмаклар чиштеләр һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Спорт эстафетасында катнаштылар. Чара тәмамланганнан соң барлык балаларны да татлы лимонад һәм татлы ризыклар белән сыйладылар. Бәйрәм күңелле дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International