Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) клиентның дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (ЕПГУ) теркәлгән очракта, кабул итүгә килмичә, РПФ хезмәтләренең күбесен алырга мөмкин, дип игътибар итә.
РПФ хезмәтләренең күп өлеше цифрлы форматка күчерелгән. Димәк, РПФ клиентлары үзләренә кирәкле хезмәтләрне өйдән чыкмыйча гына дистанцион рәвештә ала ала -дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында «Шәхси кабинет» яки РПФ сайтында «Шәхси кабинет» аша.
Өстәвенә, бу пенсионерларга гына түгел, булачак пенсияне формалаштыручыларга да кагыла.
Пенсия яшенә җиткәндә пенсияне билгеләү һәм аны китереп җиткерү ысулы турында электрон рәвештә гариза бирү дә җитә. Пенсияне исәпләү һәм билгеләү буенча алга таба барлык эш РПФ хезмәткәрләре тарафыннан башкарылачак.
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8 800 600 000
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru кат sprrt.ru