Халык йоласы - Сабан туен уздыру өчен бүләкләр җыю

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

4 июнь көнне Бәзәкә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән берлектә туган авылыбызның матур һәм киң урамнары буйлап гармун астында җыр-биюләр белән күңелле   итеп үттеләр.Халык безне 2022 елгы Сабан туенда җиңүчеләргә бүләкләр белән бик шатланып каршы алды. Беркем дә битараф калмады. Балалар рәхәтләнеп атка арбасына утырып йөрделәр. Барлык авыл халкы да актив катнашты, безнең белән бергә татар биюләрен башкарды, җырларын җырлады. Балаларны конфетлар һәм прәннекләр белән сыйладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International