"Туган табигать»

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

5 июнь көнне Тойма авыл мәдәният йортында Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көненә багышланган «Туган табигать» дип исемләнгән табигать турында экологик сәгать үткәрелде.Чара барышында балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, Кызыл китапның нәрсә икәнен, ни өчен аны булдыру кирәклеге турында, сирәк очрый торган хайваннар, үсемлекләр булуын белделәр. Балалар үзләренә билгеле булган, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы вәкилләрен санап үттеләр. Чараның дәвамы булып җитез каурыйлылыр, сирәк хайваннар һәм кошлар белән танышу булды. Балалар белән кошлар өчен җимлекләр элделәр. Тойма авыл мәдәният йорты директоры, агачның кәүсә яраланган очракта, аңа ничек дөрес ярдәм итәргә кирәклеген күрсәтте.
Бүген экологик культураны үстерү-киләчәк буыннарның сәламәтлеген саклауның нигезе. Чара бик җылы, күңелле шартларда узды, катнашучыларга аралашу шатлыгы һәм күтәренке кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International