Пушкин шигърият бәйрәме

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның әдәби иҗаты бәяләп бетергесез. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә. Александр Пушкинны еш кына хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы дип атыйлар. Пушкин шигърият бәйрәме 6 июньдә билгеләп үтелә һәм Бөтенроссия статусына ия. Абалач авыл җирлегендә  авыл балалары бу вакыйгага багышланган акциядә катнаштылар.Элеккеге  вакытта кебек балалар А.С. Пушкинның шигырьләрен табуреткада аягүрә басып укыдылар, шуның өчен алар тәмле сыйлар белән бүләкләнделәр. Балалар шагыйрьнең күп әсәрләрен белә икән. Абалач мәдәният йортында А.С. Пушкин көнен әнә шулай шигырьле итеп үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International