Татарстанда республика күләмендә «Наркотикларсыз тормыш» дигән наркотикларга каршы акциясе уза

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

2022 елның 26 маеннан 26 июненә кадәр Татарстан территориясендә Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган “Наркотикларсыз тормыш” республика наркотикларга каршы  акциясе уза.

Айлык үткәрүнең төп максаты-республика территориясендә наркотик белән бәйле вәзгыятьне сәламәтләндерү, шулай ук наркомания һәм наркотик кулланып кылынган җинаятьләр таралуга каршы тору мәсьәләләрен хәл итүдә дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарының, хокук саклаучыларның, гражданнарның һәм халыкның тырышлыгын берләштерү.

«Наркотикларсыз тормыш» акциясе кысаларында киң күләмле чаралар, шул исәптән гражданнар күпләп җыела торган урыннарны тикшерү буенча профилактик рейдлар, халык белән очрашулар, ышаныч телефоннары эшен оештыру планлаштырыла.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы республика халкын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә үз өлешен кертергә һәм «Наркотикларсыз тормыш»операциясендә катнашырга чакыра.

Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле хокукка каршы эшчәнлек фактлары турында мәгълүматны «02», 8(85549)2-18-59 һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының «ышаныч телефоны» 291-20-02 телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International