7 нче мәктәпнең 30 укучысы июнь ае дәвамында ял итеп кенә калмыйча, саф һавада үз сәламәтлекләрен ныгытып, вакытларын файдалы итеп үткәрәчәкләр-юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнәчәкләр.
Оештыручылар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча яшь инспекторлар берләшмәсенең профилактик эшен камилләштерүгә, яңа формалар һәм методлар эзләүгә басым ясалган программа эшләнгән. Аның максаты-балалар шәхесенең социаль үсеше өчен шартлар тудыру һәм аларда юлда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен булдыру, яшь инспекторларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча агитация, пропаганда, мәгълүмати эшчәнлеккә әзерләү, киләчәк һөнәр сайлауга юнәлеш бирү.
Профильле смена кысаларында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәчәкләр, ЮХИДИ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ инспекторлары белән очрашачаклар, мастер-классларда, тематик конкурсларда, квестларда һәм иҗади кичәләрдә катнашачаклар.
Проект 7нче мәктәп һәм ЮХИДИ бүлеге, Менделеев районы буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ уртак көче белән тормышка ашырылды. Әлеге смена Менделеевскида икенче ел рәттән уза.