Татар китапханәсендә 2 нче “Әкият” балалар бакчасы сабыйлары белән экологик сәгать үткәрелде. Чара 5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан узды.
Безнең тормышыбыз табигать белән бәйле. Без һава сулыйбыз. Сусауны су белән басабыз. Табигать безгә ризык, кием-салым, торак бирә. Җирдән без файдалы казылмалар чыгарабыз, басуларда уңыш үстерәбез. Урманда гөмбә, җиләк җыябыз. Табигать безгә тормыш өчен кирәк булганның барысын да бирә, шуңа күрә аны сакларга кирәк. Табигатьне саклау - һәрберебезнең бурычы. Китапханәче, безнең өчен иң мөһиме булган: һава, су, урманнарны саклаутурында әңгәмә үткәрде, табигатебезнең матурлыгын тасвирлаган презентация күрсәтте, китаплар белән таныштырды. Сабыйлар “Елга турында әкият” тыңлап, “Малай һәм җир” мульфильмын карап, нәтиҗәләр ясадылар, үз фикерләрен белдерделәр. Ахырда сабыйлар бик кызыксынып китапханә белән таныштылар, истәлекккә фотога төштеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)