Рус классигы Александр Сергеевич Пушкинның тууына 223 ел тулу уңаеннан Үзәк китапханә мәктәп яны лагерьлары өчен «Пушкинны яхшы белүчеләр»дип исемләнгән конкурс - уен программасын үткәрде.
Чарада катнашучылар Пушкинның тормышы һәм иҗаты турындагы сорауларга гына җавап биреп калмыйча, шагыйрь әсәрләреннән төзелгән «Крестословица»уенында да катнаштылар. Һәр дөрес җавап һәм яңа төзелгән сүз өчен балалар татлы призлар алдылар. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан шулай ук язучының китапларыннан һәм Россия көне уңаеннан фотозона күргәзмәсе әзерләнде.