Ел саен 6 июнь көнне Россиядә рус теле көне буларак билгеле Пушкин көне билгеләп үтелә. Бөек рус шагыйре Пушкинның әдәби иҗаты бәяләп бетергесез. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, төрле милләт кешеләрен берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә. Бу көнгә Сәйтәк авыл китапханәсендә авыл клубы белән берлектә балалар өчен “Пушкин әкиятләре буйлап” дигән әдәби викторина үткәрелде.
Балалар бөек классикның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Викторинада актив катнаштылар. «Һәр яшьнең үз Пушкины» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда балалар ««Сказка о попе и о работнике Балде», «Сказка о мертвой царевне и о семи богатырях», «Сказка о рыбаке и рыбке» һ.б. әкиятләр укыдылар. Викторина нәтиҗәләре буенча Пушкин әкиятләрен иң яхшы белүчеләр-Миронова Анжелика һәм Низамеева Эльвина булды. Барысы да канәгать калды, күңел күтәренкелеге һәм бүләкләр алды.